2019 елда Татарстанда 12 мең 309 яктырткыч урнаштырылган

30 октябрь 2019 ел., чәршәмбе

Авыл торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу программасын гамәлгә ашыру 2014 елда башланды. Программа авыл торак пунктларында яктыртылган урамнарның озынлыгын арттыру, шулай ук урамнарны яктырту өчен энергоэффектив һәм энергия саклаучы чыганакларны гамәлгә кертү кебек эшләрне үз эченә ала. Программаны тормышка ашырганнан бирле электр энергиясен исәпкә алуның 2 меңнән артык щиты һәм 68 мең яктырткыч урнаштырылган. 1,5 мең км артык изоляцияләнгән чыбыклар салынган.  Бу елларда программаны финанслау 1 млрд. сумнан артык тәшкил итте. Программаның дәүләт заказчысы - «Татарстан Республикасының uазлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ДКУ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования