Капиталь ремонттан соң 26 яшүсмерләр клубы ачылды

31 октябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

Татарстанда 2019 елга яшүсмерләр клублары челтәрен капиталь ремонтлау программасы тәмамланды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышларында балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру турында кайгырту – ул безнең иртәгесе көн турында кайгырту, дип берничә тапкыр ассызыклады.

2015 елдан башлап Татарстанда яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау һәм матди базаны ныгыту программасы гамәлгә ашырыла.

Программа эшләгән дүрт ел эчендә бөтен республика буенча якынча 400 млн. сумлык 114 объект ремонтланды.

2019 елда, алдагы еллардагы кебек үк, барлык эшләр дә план буенча башкарылган – 26 яшүсмерләр клубы капремонттан соң ачылган. Программаны тормышка ашыру өчен 100 млн. сум бүлеп бирелгән.

Моннан тыш, бер ел эчендә Татарстанда авыл хуҗалыгы идарәләренең 11 бинасын һәм ветеринария хезмәтләренең 22 объектын ремонтладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования