Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллинның якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлавы

1 ноябрь 2019 ел., җомга

Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле коллегалар!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Язмыш һәм тарих кушуы буенча төрле милләт һәм дин вәкилләре үзләренең бердәм халык булуларын исбатладылар. Гасырлар дәвамында без күп буыннар арасында бәясез күршелек һәм үзара хөрмәт тәҗрибәсе тупладык. Бездә аерым мөнәсәбәтләр урнашты, һәм без аларны сакларга тиеш – бу безнең көч. Хөрмәтле якташлар! Бу бәйрәмнәр республикабызның, илебезнең киләчәге һәрберебезнең җаваплылыгында булуын тагын бер кат искә төшерә. Без балалар, гаиләләр, кече һәм зур Ватаныбыз иминлеге өчен эшләргә теләктә бердәм булырга тиеш. Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, Татарстан Республикасы һәм Рәссәйнең бердәмлеге һәм чәчәк атуы хакына яңа хезмәт казанышлары телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования