Рөстәм Миңнеханов: Кече һәм урта бизнес өчен административ киртәләрне киметү өлкәсендә җитди эш алып барырга кирәк

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Бүген Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингы йомгаклары буенча Татарстан Республикасы нәтиҗәләрен карау мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. 

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинт үткәрде. 

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

Алексей Песошин искәрткәнчә, Россия Федерациясе субъектларында Инвестицион климат торышының илкүләм рейтингында 2018 елда Татарстан икенче урында иде, беренче урында - Мәскәү. 

"Рейтинг нәтиҗәләре бездә гомумән вәзгыять яхшы булуын күрсәтә, әмма эшкуарлардан сораштыру күрсәткәнчә, кайбер күрсәткечләр буенча билгеләр канәгатьләнерлек түгел, һәм алар буенча эшне көчәйтергә кирәк", - диде ТР Премьер-министры. 

Аның сүзләренчә, юридик затларның милеккә хокукларын теркәүнең һәм электр челтәрләренә кушуның уртача вакыты, контроль-надзор чараларының уртача саны, кирәк булган хезмәткәрләр ресурслары саны, кече бизнестан сатып алулар өлеше буенча күрсәткечләр яхшы түгел. 

"Һәр рейтинг республика үсеше динамикасын күзәтергә ярдәм итә, без эшкуарлар канәгатьлеге дәрәҗәсе ким булуының сәбәпләрен ачыкларга һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләре сыйфатын яхшырту чарасын билгеләргә тиеш. - диде Алексей Песошин. - Шулай ук башка төбәкләр тәҗрибәләрен, республикабызда иң яхшы тәҗрибәләрне гамәлгә ашыру өчен, өйрәнергә кирәк". 

ТР Премьер-министры сүзләренчә, дәүләт органнарының ачык булуы һәм эшкуарлар белән элемтәне җайлау - уңыш нигезе. 

Административ киртәләрне киметү, бизнес өчен мохитне яхшырту инвестицион активлыкка тәэсир итә, диде Алексей Песошин. 

Утырышта шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башкалар чыгыш ясадылар. 

Рөстәм Миңнеханов йомгаклау сүзендә белдергәнчә, бездә эре сәнәгать предприятиеләре күп, әмма кече эшкуарлык саны артырга тише түгел, дигән сүз түгел бу. 

Рөстәм Миңнеханов түбәндәге саннарга игътибар итте: 2016 елда оештырылган кече предприятиеләрнең 35 % өч ел да эшләмичә ябылган. Вәзгыятьне тирәнрәк өйрәнергә кирәк, саннарны анализларга, диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, башка субъектлар тәҗрибәсенә дә игътибар итәргә кирәк. Кече һәм урта бизнес өчен административ киртәләрне киметү өлкәсендә җитди эш алып барырга кирәк, диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, сәнәгать парклары - җитди инвестицияләр ул, әлеге мәйданчыкларда эшкуарлар эшләргә тиеш, алар эшкуарларны җәлеп итәргә тиеш. 

Шулай ук ТР Президенты хакимиятнең гражданнарга керемнәрен легальләштерүдә ярдәм итергә тиешлеген ассызыклады. Хакимият кече бизнес белән эшләргә, ярдәм итәргә тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International