Илшат Гыймаев "Яшьлек" микрорайонында күчмә киңәшмә үткәрде

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

Бүген Питрәч районының Көек авылында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гимаев «Яшьлек» микрорайонында торак йортлар һәм инженер челтәрләре төзелешен тәмамлау мәсьәләсе буенча күчмә киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы намуссыз төзүчеләр эшчәнлегеннән зыян күргән кешеләргә ярдәм итү республика фонды, Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, субподрядчы оешмалар һәм «Яшьлек»микрорайоны өлешчеләре катнашты.

"Яшьлек» микрорайонында төзелеп бетмәгән объектлар План-графикка кертелгән («Юл картасы»). «Юл картасы» нигезендә торак йортларда гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру срогы – 2019 елның IV кварталы. Торак йортлар төзелешен тәмамлау белән «Бриз «СК»ҖЧҖ шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта объектта 65 кеше һәм 8 берәмлек техника эшли. Инженерлык челтәрләре төзелеше һәм территорияне төзекләндерү республика бюджеты хисабына башкарыла.

№ 2, № 3 нче торак йортларны файдалануга тапшыруның планлаштырылган сроклары - 2019г елның  25 ноябрьдә , 1 нче һәм 4 нче торак йортларны файдалануга тапшыруның планлаштырылган сроклары - 2019г елның 15 декабре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International