ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 1,9 млн. квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу планның 80%ын тәшкил итә

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле 1 мең 268 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 13 млн. 934 мең сумлык 320 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 141 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин шул хакта хәбәр итте.  

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Министр хәбәр иткәнчә, быел төзелеш мәйданчыкларында хезмәтне саклау буенча вәзгыять яхшырак. Гыйнвардан бирле 16 бәхетсезлек очрагы булган, нәтиҗәдә 2 кеше һәлак булган. Үткән елның шушы чорында 7 кеше һәлак булган.  

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, республикда 15 ноябрьгә 1,9 млн. квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылган, бу планның 80%ын тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча - 7 мең 838 фатирлык гомуми мәйданы 438,3 мең кв. м. булган 165 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш. 18 ноябрьгә мәйданы 192,9 мең кв. метр булган 3 мең 447 фатирлык 94 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган. 

71 объект буенча 38 объект әзер диярлек; 22 объект – уртача әзерлектә; 11 объектта эшләр күп әле.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында 7 ветеран өчен 3 төзелүче йорт та әзер диярлек һәм 2019 ел азагына кадәр эксплуатациягә тапшырылачак.   

2019 елга бүленгән бюджет акчалары чикләрендә 447 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган, шулардан: 309 ятим бала һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала һәм шулар арасыннан булган затлар. Бүген 140 торак урыны буенча шартнамәләр төзелгән, 164е буенча – төзелеп бетеп килә. Тагын 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган 33 күп балалы гаиләне, 54 яшь гаиләне  һәм мәҗбүри күченүчеләрдән, Ерак Төньяктан күченүчеләрдән һәм чернобыльчеләрдән 51 гражданны торак белән тәэмин итү каралган.  

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә шуларның 36сында эшләр бара. 31 йорт әзер диярлек, 5се – уртача әзерлектә.

Аз катлы торак төзелеше өлешендә республика буенча пландагы 7 мең 325 йорттан 947,2 мең.кв.метрда 7 мең 285 объект гамәлгә кертелгән.

«Уңайлы мохит» программасы буенча 12 объектта да эшләр тәмамланган.

ТР Төзелеш министры хәбәр иткәнчә, быел Газлаштыру фонды 5 программаны гамәлгә ашыра, 4се буенча эшләр тәмамланган.   

«Авыл хуҗалыгы» буенча 5 программа гамәлгә ашырыла. Сыер фермаларына, машина-трактор паркларына һәм иген амбарларына капиталь ремонт һәм силос-сенаж траншеяләрен төзү эшләре төгәлләнгән.

Татарстан Республикасы төзелеш министры кирәкле документацияне, шул исәптән җылылылк бирү сезонына объект әзерлеге паспортын, үз вакытында рәсмиләштереп тапшырырга кирәклекне искәртте. Татарстанда бүгенгә Зеленодольск һәм Лаеш районнарының кайбер объектлары буенча документлар рәсмиләштерелмәгән. Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында муниципалитетлар җитәкчеләренә бу эшне бер атна эчендә тәмамларга кушты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International