Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча өч ел эчендә 7 меңгә якын ишегалды территориясе төзекләндереләчәк. Бу хакта «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев хәбәр итте. «Бүгенге көндә төзелеш министрлыгы республиканың ТИБ белән берлектә ишегалды территорияләрен инвентаризацияләү буенча эш алып барды. Барлыгы республикада алар 9 мең 626, шуларның 2,7 меңгә якыны яхшы хәлдә», - дип сөйләде спикер. Ул программаны гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан 50 млрд. сум бүлеп бирелгәнлеген искәртте. Ярмиев сүзләренә караганда, ремонт эшләрен 2020 елның апрель — май айларында моңа күбрәк мохтаҗ ишегалларыннан башларга планлаштыралар. Моннан тыш, министр урынбасары билгеләп үткәнчә, һәр ишегалды, яшәүчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, аерым каралачак.