Ирек Фәйзуллин Финляндия делегациясе белән очрашу үткәрде

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Финляндия делегациясе ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында фикер алышу өчен булды. Делегация составына Рәссәйдәге Финляндия Илчелегенең министр-киңәшчесе Йоонас Хейсканен, Wihuri Rus, Europress Group Oy, Molok Oy, Nanten, MariMatic, Set Cleantech, Tana компанияләре вәкилләре керде. Финляндиядә көнкүреш калдыкларының нибары 1 проценты полигонга эләгә. Чүп-чарның күп өлеше йә энергия җитештерү өчен кулланыла, йә эшкәртелә һәм яңадан кулланыла. «Безнең калдыклар белән эш итү системасы, безнең технологияләр закон дәрәҗәсендә беркетелгән. Без, җыюдан башлап, эшкәртүгә кадәр, тәҗрибә белән уртаклашырга әзер», — дип билгеләп үтте Финляндиянең Рәссәйдәге Илчелегенең министр-киңәшчесе Йоонас Хейсканен. Визит барышында делегация әгъзаларына торак-коммуналь комплексындагы эшләрнең торышы, шулай ук Татарстанда калдыклар белән эш итү системасын реформалаштыруның барышы турында мәгълүмат бирелде. Компания вәкилләре калдыкларны җыю, чыгару, утильләштерү һәм эшкәртү, полигоннарны рекультивацияләү, тирән аеру һәм энергия җитештерү өлкәсендә үз мөмкинлекләрен тәкъдир иттеләр. Яклар алга таба хезмәттәшлек итү һәм мәгълүмат алмашу турында килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International