Рөстәм Миңнеханов Татарстанда ябык түбәле дүрт футбол-регби манежы төзелешенә старт бирде

2019 елның 7 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда (Чуйков ур.) ябык түбәле футбол-регби манежы төзелешенә старт бирде

Тагын Казанда (Танковая ур.), Түбән Камада (Тукай ур.) һәм Чаллыда (Җиңүнең 40 еллыгы ур.) ябык түбәле футбол-регби манежы төзелеше дә видеоконференция режимында башланып китте.

Барлык дүрт объект та республика бюджетыннан фианслана.

Проектчысы: «ТИГП» ДУП. Авторлары, автордашлары һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашучылар: «Татинвестгражданпроект» ДУП, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Казан, Чаллы шәһәрләре, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетлары, «ГИСУ» ДКУ.

«Без бүген республикада берьюлы дүрт ябык түбәле футбол-регби манежы төзелешенә старт бирәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

«Без футбол уйнау җәй көнендә генә мөмкин булган климат зонасында яшибез. Әлбәттә, бу киләчәк спортчыларны әзерләүдә һәм һәвәскәр футболчылар өчен билгеле бер уңайсызлыклар тудыра. Шуңа күрә карар кабул ителде – ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мондый проектларны гамәлгә ашыру турында. Бу – махсус спорт проектларын киләсе елда эксплуатациягә кертәч башлаячакбыз. Бу республикабыз өчен мөһим вакыйга дип саныйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International