«Молодежный» торак комплексында 108 фатирлы йортта төзелеш эшләрен төгәлләделәр

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстан башкаласында бу елда өченче озын төзелеш тапшырылды. «Молодежный» торак комплексының 108 фатирлы йортта төзү-монтаж эшләре тәмамланган. Йортны 2014 елда «Фон» ДК төзи башлаган, әмма компаниядә финанс кыенлыклары аркасында 2015 елда төзелеш туктатылган. Эшләрне тәмамлау өчен узган ел «АкТаш-Инвест» ҖЧҖ яңа төзүче булыга җәлеп ителгән иде. «Бүген бу 108 фатирлы йортка 100 гаилә керде. Без алга таба бу эшне актив дәвам итәчәкбез һәм законнардагы үзгәрешләргә ышанабыз, нәкъ менә эскроу-счетлар кертү һәм банклар тарафыннан өлешләп төзүне ныклы контрольдә тоту, бу безгә киләчәктә мондый проблемаларны булдырмаска мөмкинлек бирәчәк», — дип ассызыклады Нигъмәтуллин. Ул өстәп әйткәнчә, өч ел дәвамында шәһәр Башкарма комитеты һәм ТР Төзелеш министрлыгы эше дәвамында республика буенча 18 йорт файдалануга тапшырылган, шуларның 16-сы - Казанда. 108 фатир, 20 кат (һәм бер җир асты), торак булмаган биналар бар (офислар мәйданы 590 кв.метр). Фатирларда каралама отделка эшләре башкарылган. 69 урынга исәпләнгән җир асты машина кую урыны йорт яны территориясен бушатырга мөмкинлек бирә. Йортның гомуми мәйданы - 6,7 мең кв.м. Торак комплексның 5,7 кв. м. мәйданы 5 торак йорттан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International