ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда барлыгы 935 күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган

2019 елның 23 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин торак фондына һәм социаль-мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча республика программалары үтәлеше турында сөйләде. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.   

Министр хәбәр иткәнчә, бүген республикада 2 млн. 443 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – элек расланган план үтәлгән. Әмма «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын реализацияләү турындагы килешүләр кысаларында Россиядә торакны гамәлгә кертү күрсәткечләренә корректировка ясалмаган. Шуңа күрә Татарстан 232 мең квадрат метр торак тапшырырга тиеш. «Чаллыда торакны тапшыру эшен тәмамлавыгызны сорыйм. Түбән Кама да планның 34%ын гына үтәлгән», - диде Татарстан Республикасы төзелеш министры. Ул искәрткәнчә, киләсе елга республика алдына 2 млн. 979 мең квадрат метр торак тапшыру бурычы куелган. 

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт  программасы азагына якынлашып килә. Эшләр барлык 935 объект буенча да тәмамланган, барысы да Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән. 921 йорт буенча актлар бар. 5 муниципаль берәмлектә актлар тулысынча тапшырылмаган.

2018-2019 елларга «Демография» илкүләм проекты кысаларында, 6130 урын булдырып, шул исәптән 3110 ясле урыны, 30 балалар бакчасыннан бүгенгә 29 объект файдалануга тапшырылган, калган 220 урынлык бер балалар бакчасы буенча төзелеш-монтаж эшләре дәвам итә.

Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре 19 декабрьдә 112 объектның 107сендә тәмамланган. 5 объектта эшләр дәвам итә.

Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт 11 объектта тәмамланган. Үтәлеш 90,9% тәшкил итә.

Татарстан Республикасында авыл клубларын төзү программасы буенча 18 объектта эшләр төгәлләнгән. 2 объектта эчке эшләр бара, үтәлеш – 97,3 %.  

Шулай ук капиталь ремонт эшләре муниципаль архив биналарында, яшүсмерләр клубларында, Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарында һәм ресурс үзәкләрендә тәмамланган.  

«Экология» илкүләм проекты кысаларында «Иделне савыктыру» федераль программасы буенча Татарстан территориясендә Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2019 елга 8 заявка килештерелгән. Барлык объектларда да эшләр бара, үтәлеш – 61,6%.

«Экология» илкүләм проекты кысаларында «Чиста су» федераль программасы буенча Татарстан Республикасы территориясендә «Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Болгар шәһәрендә тәүлегенә 5 мең куб. м су җибәреп торучы су җыю станциясен реконструкцияләү» чарасы буенча заявка Россия Төзелеш министрлыгы тарафыннан  килештерелгән. Үтәлеш – 97%.

Ирек Фәйзуллин «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында хәбәр иткәнчә, һәр муниципаль берәмлек буенча ишегалды территориясенә ремонтны финанслау лимитлары һәм хакы билгеләнгән.

«Ишегалларын ремонтлау программасы буенча бик катлулы эшләр тора алдыбызда. Бу халык белән дә эшләү, юл линияләрен төзү буенча да күләмле эш, һәм дә инженер челтәрләрен кору мәсьәләләрен дә хәл итү. Бу эшкә игътибарлырак булуыгызны үтенәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International