Әлки районында яңа елда дүрт яңа ФАП төзеләчәк

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яңа елда милли проект кысаларында Татарстанның Әлки районында берьюлы дүрт фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» язалар. Яңа Чаллы авылында ФАП төзелешенә республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. Ә Иске Матак, Борискино һәм Татар Борнае авылларында фельдшер пунктлары биналарын федераль акчалар хисабына төзиячәкләр. Узган ел Рәссәй Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына Юлламасында, медицина ярдәме Рәссәйнең барлык торак пунктларында да мөмкин булырга тиеш, дип белдерде. "Белешмә өчен, 2019-2020 елларда ук төзелергә тиеш һәм, ышанам, инде төзелгән, тагын 1590 табиб амбулаториясе һәм фельдшер пункты төзеләчәк һәм модернизацияләнәчәк», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International