Рөстәм Миңнеханов яңа Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын тәкъдим итте

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрын тәкъдим итте.  

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы итеп Фәрит Мөдәррис улы Хәнифов билгеләп куелды, моңарчы ул Татарстан Республикасы «Главгосэкспертиза России» ФАУның Казан филиалын җитәкләгән.

Искәртәбез, 2010 елдан бирле Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгын җитәкләгән Ирек Фәйзуллин Россия Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде.   

Рөстәм Миңнеханов Ирек Фәйзуллинга эше өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең тәҗрибәгез гаять зур, Сез – югары дәрәҗәдәге белгеч, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без Сезгә Татарстанда башкарган эшләрегез өчен рәхмәт белдерәбез. Ышанам, Сез илебез өчен күп нәрсәләр башкарырсыз. Бүген илебез Президенты Владимир Путин җитди бурычлар куя, бу бурычларны хәл итү өчен профессионаллар кирәк. Без сезгә ышанычлы эшләвегезне телибез».

Ирек Фәйзуллинга Татарстан Республикасы дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены да тапшырылды.

Белешмә өчен:

Хәнифов Фәрит Мөдәрис улы 1961 елның 7 мартында ТАССРның Яр Чаллы шәһәрендә туган.

Казан инженер-төзелеш институтын «авыл хуҗалыгы төзелеше» белгечлеге буенча тәмамлаган (1983 ел). 1983-1986 елларда - «Татколхозстрой» берләшмәсенең Көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының Тукай районара күчмә механикалаштырылган колоннасы мастеры, прорабы.

1986-1990 елларда - «Татколхозстрой» берләшмәсенең Көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының Алабуга күчмә механикалаштырылган колоннасының баш инженеры.

1990-1995 елларда - Алабуга шәһәре «Лада» проект-төзелеш кооперативы рәисе.

1995-1998 елларда - Алабуга шәһәре «Татгазспецремстрой» трестының Алабуга махсус ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы, «Татгазстрой» ААҖнең «Алабугагазстрой» филиалы директоры.

1998 елда-Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары. 1998-2000 елларда-Алабуга районы, Алабуга шәһәре Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы.

2000-2005 елларда-Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрациясе башлыгының район һәм авыл хуҗалыгы буенча беренче урынбасары.

2005 елдан 2011 елга кадәр - «Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының беренче урынбасары, җитәкчесе.

2011 елдан 2015 елга кадәр — Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары.

2015 елдан 2017 елга кадәр — ТР Президенты ярдәмчесе.

2017 елның февраленнән - «Рәссәйнең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы җитәкчесе. Икенче класслы чын муниципаль киңәшче. Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (2000 ел). РФ атказанган төзүчесе (2014). «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» (2005 ел), «2006 елгы Бөтенрәссәй авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлары өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International