Алексей Фролов: «Акыллы шәһәр» проекты буенча шәһәрләрдә күп фатирлы йортларда автоматлаштыру системаларын гамәлгә керткәннәр

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитеты ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына «Акыллы шәһәр»проектын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен республика буенча таратырга тәкъдим итте. Бу хакта түгәрәк өстәл форматында узган комитетның күчмә утырышында билгеле булды. «Бүгенге көндә шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыру проекты бар, “Акыллы шәһәр“проекты бар. Ул “Торак һәм шәһәр мохите“ һәм “Цифрлы икътисад“ милли проектларына интеграцияләнгән һәм шәһәр һәм тулаем төбәкнең цифрлы үсеше дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән», – дип искә төшерде үз докладында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Шул ук вакытта, докладчы сүзләренә караганда, «Акыллы шәһәр» шәһәр инфраструктурасы белән бәйле процессларны цифрлаштыруга гына юнәлтелмәгән. Ул урамнарны яктырту, транспорт инфраструктурасына да, куркынычсызлык, халыкка төрле хезмәтләр күрсәтү сыйфатына да кагыла. «Акыллы шәһәр» пилот проектында берничә муниципаль берәмлек катнаша. Бу-Иннополис, Алабуга һәм Әлмәт. Әлеге пилот шәһәрләр тәҗрибәсенә нигезләнеп, территориядә эшләүче идарәчеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру һәм шәһәрлеләрдә теге яки бу ситуациядә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлау өчен чаралар җыелмасы формалаштырылды», - дип аңлатты Фролов. Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары «Акыллы шәһәр» проекты буенча шәһәрләрдә күп фатирлы йортларда автоматлаштыру системаларын гамәлгә кертү башкарылуын хәбәр итте. Биналар автоматлаштыру төеннәре, җайга салу төеннәре һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International