Татарстанда Бөек Ватан сугышында катнашучылар 100 мең сум күләмендә акча алачак

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына фронтовикларга өстәмә 25әр мең сум акча бүлеп бирде

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының барысы да, Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач районында Халыклар дуслыгы туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.

Федераль түләүләргә өстәп, республика Президенты сугышта катнашучыларга, фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннарына, «Блокадалы Ленинградта яшәүче» билгесе белән бүләкләнгән затларга 25 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган республика түләвен бирү турында карар кабул итте. Тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары федераль түләүгә өстәмә итеп бишәр мең сум акча алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International