Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Казан яшь тамашачы театры» ДБУ биналары комплексын реконструкцияләү һәм модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында «Казан яшь тамашачы театры» ДБУ биналары комплексын реконструкцияләү һәм модернизацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.    

«Казан яшь тамашачы театры» ДБУне үстерү турында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова сөйләде.

Казан яшь тамашачы театры киңлекләрен реорганизацияләү – бүлмәләрне функциональ яктан тулыландыру һәм аларның үзара файдалы булуы күз алдында тотыла. Төп фикерләр арасында – уен форматында аралашу, бүләмләрнең күп функцияле булуы һәм трансформер рәвешен кертү. ЯТТ тамашачыларының төп категорияләре – балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр, шулай ук балалы гаиләләр.

2020-2030 елларга ЯТТын үстерү стратегиясе турында «Казан яшь тамашачы театры» ДБУ директоры Айгөл Горнышева мәгълүмат бирде.

Театрның җир асты һәм җир өсте парковкасы да булачак.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов һәм башкалар катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International