Юрий Аляшев «Полиматиз» заводының җитештерү куәтләре белән танышты

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кылды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министрлыгыннан министр урынбасары Ю.Аляшев катнашты. «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖнең махсус икътисадый зонасы территориясендә Р.Н.Миңнеханов кайбер сәнәгать объектларын карады, «ТАИФ» компанияләр төркеменә керә торган «Полиматиз» заводының җитештерү егәрлекләре белән танышты һәм «Синергия 2» индустриаль паркында булды. «Синергия 2» индустриаль паркы гомуми мәйданы 75900 кв.м. булган ике корпустан тора, һәр корпус мәйданы 37950 кв. м. Объектны файдалануга тапшырганнан соң, анда резидентлар урнаштыру күздә тотыла. Р.Н.Миңнеханов шулай ук 2015 елда ачылган «Алабуга» корпоратив университетын тәмамлаучыларның проектларын, «Алабуга» МИЗ инфраструктурасын төзү перспективалары, корпоратив университетны үстерү, нефтехимия, биотехнологияләр һәм машина төзелеше өлкәсендәге проектлар турында презентацияләүдә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International