ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Министр урынбасары Илшат Гимаев Кытайның Синьцзян-Уйгур автоном районы сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Гао Чжиган башлыгында Кытай Халык Республикасы бизнес-делегациясен кабул итте. Очрашуның төп мәсьәләсе - төзелеш өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекнең перспективалары буенча фикер алышу иде, аерым алганда, кунакларның зур кызыксынуы төзелеш материаллары җитештерү тармагына бәйле иде. Министр урынбасары Илшат Гимаев билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлек соңгы вакытта актив темплар белән үсә һәм рәсәй-кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуга үз өлешен кертә. Бүген Татарстан Республикасы территориясендә бик күп инвестицион проектлар кытай партнерлары җәлеп итү белән тормышка ашырыла.

Чаллыда, Түбән Камада һәм Алабугада "Балтика" компаниясе каты көнкүреш калдыклары аерым-аерым җыю өчен контейнерлар куячак. "Шәһәреңә файда бир" проекты "4НОЛЬ Максаты: киләчәк өчен бергә" тотрыклы үстерү программасы кысаларында тормышка ашырыла. Контейнерлар өч секциягә бүленәчәкләр: картон калдыклары, ПЭТ-тартма, пыяла өчен. Контейнерларга кирле тармак операторы хезмәт күрсәтәчәк. Аерым җыю көнкүреш калдыкларын икенче тапкыр кулланырга һәм табигать саклавына реаль өлеш кертергә мөмкинлек бирә. 2017 елның 9 аенда гына да "Шәһәреңә файда бир" проекты кысаларында артык 40 мең тонна төрле төрү калдыклары җыелган һәм эшкәртүгә җибәрелгән.

1 декабрьдә Россиянең Төзелеш министрлыгында төзелеш өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендәге иң яхшы белгечләр арасында беренче Бөтенрәсәй конкурсына йомгак ясалды һәм бүләкләү тантанасы узды. Рәсәй Төзелеш министры урынбасары Хәмит Мавлияров Татарстан Республика Хөкүмәтенә "Төзелеш өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендәге иң яхшы белгече" еренче Бөтенрәсәй конкурсын үткәргәндә мәгълүмати ярдәме һәм күрсәтелгән ярдәме өчен  рәхмәтен белдерде. Татарстан Республикасы командасы "Татарстан Республикасының 2017 елның иң яхшы смета ясаучы" IV Республика конкурсы җиңүчеләре булды. Татарстан белгечләре ике номинациядә җиңү яулаганнар. Барлыгы конкурска  272 гариза бирелгән иде.

Кайбыч районының Иске Чәчкаб авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге пункт -районда үзебезнең Татарстанда - Азнакайдагы «Нефтемаш» заводында җитештерелгән сигезенче ФАП. Модульле фельдшер-акушерлык пунктының урыны очраклы рәвештә генә биредә сайланмаган. Ул совет заманнарында ук төзелгән, инде күптән сүтелгән. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әлеге модульле ФАПның республика программасы буенча төзелүенә басым ясады һәм моның өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле булуыбызны белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International