ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Бүген министр урынбасары Илшат Гимаев халыкның шәхси сораулар буенча кабул итүне үткәрде. Очрашу барышында министр урынбасары «Свей» һәм «Фон» компанияләренең торакны өлешләп төзүдә катнашучыларның, күрелә торган чаралар турында сөйләп, мөрәҗәгатьләрен карады. Гражданнар шулай ук социаль характерлы тагын берничә сорау буенча мөрәҗәгать иткән. Чарада шулай ук Казан прокуроры ярдәмчесе Марат Биккинеев һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы хокукый актларның законлылыгын һәм социаль өлкәдә законнарның үтелешен күзәтү бүлеге өлкән прокуроры Илнар Ибәтуллин катнашканнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International