ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасында 2018 елның капиталь ремонт программасында  43 муниципаль берәмлек (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Бу гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт. 224 меңнән артык гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла.

«Казанская Ривьера» комплексының «Адмиральский» конференц-залында Татарстан Республикасының Архитекторлар берлеге һәм «Рәсәй Дизайнерлары Берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлекчәсенең беренче уртак утырышы узды. Вакыйга нигезендә профессиональ уйлар буенча бергә фикер алышырга әзер ике өлкә белгечләрен — архитекторлар һәм дизайнерлар –берләштерү идеясе ята. Уртак эш төп юнәлешләрен карауда, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, ТР Архитекторлар берлеге Рәисе, Владимир Кудряшев, ТР Дизайнерлар берлеге Рәисе Дмитрий Кошкин һәм идарәләр әгъзалары катнашты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International