Кукмарада өй туен билгеләп үттеләр

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Кукмарада 24 фатирлы 3 катлы йортларны файдалануга тапшыру уңаеннан тантаналы чара үтте. Бу Маяковский урамындагы йортларга хәзерге вакытта авария хәлендәге муниципаль торакларда яшәүче 89 гаилә һәм 7 ятим бала күченәчәк.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, башкала кунаклары - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының генераль директоры Тәлгать Абдуллин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төзелеш комплексын үстерү идарәсе башлыгы Динар Сагдатуллиннар катнашты. Кукмара районында 426 гаилә авария хәлендәге йортларда яши иде. Без план буенча аларның һәммәсен яңа фатирлар белән тәэмин итәбез. Бүген тапшырыла торган йортларның һәммәсе заман таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән. Алга таба булганны саклап тоту исә анда яшәүчеләрнең үзләреннән торачак, - дип билгеләп үтте район башлыгы Сергей Димитриев.

Белешмә: йортның гомуми мәйданы 718 кв. м тәшкил итә. Генераль подрядчы: "Строй-Гарант" ҖЧҖ. Торак бүлмәләр файдалануга чиста бизәү белән тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International