Рәсәйнең иң яхшы сметчик бәйгесе башлана

2017 елның 11 августы, җомга

9 август көнне ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Михаил Мень илебездә беренче “шәһәр төзелеше өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру эшчәнлегендә иң яхшы һөнәрче” исемендәге  бәйгесенә старт бирде. Бәйгә белгечләрнең һөнәри осталыкларын күтәрү максаты белән, шулай ук шәһәр төзелеше өлкәсендә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру эшчәнлегендә һөнәрнең популярлаштыру һәм дәрәҗәсен күтәрү максаты белән үткәрелә.  Чараны үткәрү идеясы Татарстанда барлыкка килде. Республикабызның сметчиклары ел саен "Татарстан Республикасының иң яхшы сметчысы" исемендәге тармакның  иң яхшы белгеч билгеләү бәйгесендә катнашалар. Бәйгесенең проекты Рәсәйнең төзелеш министрлыгы  белән уңай бәяләнде. Чараны оештыручылар – ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм ГАУ "Татарстан Республикасының дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү идарәсе". 15 августта эшлекле чара  кысаларында Төзүче Көне бәйрәм итү уңаеннан, республиканың оештыру комитеты конкурсының нәтиҗәләрен чыгарачак һәм Татарстан Республикасының командасы составына кергән катнашучыларны игълан итер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International