ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2024 ел
җомга

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «Spor Sanayi» Төркия төзелеш компаниясе делегациясе белән очрашты. Очрашу ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында узды.

Казанның «Салават Күпере» торак районының «Мәхәббәт» торак комплексында И.Шакиров проспектындагы 16 нчы номерлы 72 фатирлы йортта кешеләр яши башлады.


4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Россия Төзелеш министрлыгында 2023 елда төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә норматив-хокукый эшкә йомгак ясалды. РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары, статс-секретарь - Юрий Муценек узган елда кабул ителгән төп тармак законнары турында сөйләде, шулай ук Россия Төзелеш министрлыгы, Дәүләт Думасы һәм Федерация Советының актив эш алып барылган юнәлешләрен ассызыклады.

Бүген Үзбәкстан Республикасы Генераль прокуратурасы делегациясе тәҗрибә уртаклашу максаты белән Казанда булды. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ведомство җитәкчеләре белән очрашу узды.

2024 елның 4 октябреннән 10 ноябренә кадәр Татарстанның «Наше время – Безнең заман» XII е ачык республика телевизион иҗат фестивале узачак. Чара Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе химаясе белән уздырыла.

Пермьдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы һәм Пермь крае Төзелеш министрлыгы арасында тәҗрибә алышу буенча очрашу узды.


2
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин БРИКС уеннарына ремонт ясылачак спорт объектларын капиталь ремонтлау барышын тикшерде.

«Кама 2050» платформасында Кама агломерациясенең мастер-планын эшләү кысаларында халыктан тәкъдимнәр җыю башланды. 1 апрельдән республика халкы транспорт инфраструктурасының һәм әйләнә-тирә мохитнең сыйфатын бәяли алачак, шулай ук агломерация территориясен үстерү буенча үз теләкләрен һәм идеяләрен калдыра алачак. Алынган мәгълүмат «ТР Киңлек планлаштыру институты» ДБУ белгечләре тарафыннан анализланачак һәм мастер-планны эшләгәндә исәпкә алыначак.


1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

1 апрельдән республикада ике ай дәвам итәчәк «Чиста төзелеш» чарасы старт ала. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте. 2024 елда Татарстанда 800дән артык ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International