ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Санкт – Петербург-Татарстан Республикасы» түгәрәк өстәлендә сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Төзелеш тармагында төбәкара кооперация видеоконференц элемтә режимында узды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм инженерлык инфраструктурасын илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары кысаларында модернизацияләү буенча контрактация һәм эшләр барышы турында сөйләде.

Торак төзүчеләр әкренләп экваторга якынлаша. 13 апрельгә еллык план 46% ка үтәлгән. 1 млн 456 мең квадрат метр кертелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


12
апрель, 2024 ел
җомга

Татарстанда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә 264 301 кеше катнашты.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында Каракалпакстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Жалгасбай Хәбибуллаев һәм «Нукус Коммунал сервис» идарәче сервис компаниясе директоры Бисенгали Утениязов Татарстан Республикасына танышу визиты кысаларында булдылар.


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Һәр ел саен Россиядә икенче кварталда күп фатирлы йорт милекчеләренең гомуми җыелышлары уза. Җыелышка төрле сораулар бирелә, шул исәптән күпчелек идарәче оешмалар милекчеләргә беренче квартал ахырына кадәр бирергә тиеш булган йорт белән идарә итү турындагы отчет та карала.

Татарстанда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә 228 815 кеше катнашкан.

Татарстан районнары арасында Әлмәт, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск муниципаль районнары халкы актив катнаша.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев Казанда «Авалон» торак комплексында булып кайтты.


8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстанда җәмәгать урыннарын төзекләндерү өчен өстенлекле урыннарны сайлау буенча онлайн-тавыш бирүдә 205 724 кеше катнашкан.

Татарстан Республикасында социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында 10 балалар бакчасына, 21 мәктәпкә ремонт ясала, 8 мәктәп ашханәсе ремонтлана.

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International