ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында төзелеш комплексын һәм төзелеш материаллары сәнәгатен үстерү секциясенең фәнни-техник советы утырышы узды. Чараны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

Бүген Казан Кремленең Гавами урыннары бинасыныда Татарстан Республикасының төзелеш тармагында экспертизаның роле турында фикер алыштылар. Стратегик сессиядә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов катнашты.

 

Рөстәм Миңнеханов Казанның яңартылган 19 нчы гимназиясендә булды.  Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.


27
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда җәмәгать урыннарын һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү турында сөйләде.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тарихи торак пунктларда шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында тарихи торак пунктларда планлаштырыла торган яңа төзелеш объектларын тәкъдим иттеләр. Киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Биектау районында булды, анда дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Советының чираттагы 43 утырышында катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенының «10-нчы микрорайон» станциясенең төзелеш мәйданчыгында булды. Рәисне Казан мэры Илсур Метшин һәм «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов озатып йөрде.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча практик семинарда катнашты.

 

Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлауның  эш күләме буенча икенче урында - сәламәтлек саклау тармагы тора.

Агымдагы елда республикада 5 млрд.сумнан артыкка 185 мәгариф объектын ремонтлау планлаштырыла. Эшләр «Мәгариф» илкүләм проекты, шулай ук дәүләт һәм республика программалары кысаларында узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International