ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Казанда җиденче шәһәр хастаханәсе базасында яңа перинаталь үзәк ачылу тантанасы булды. Видеоэлемтә аша аны Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Раисы Рөстәм Миңнеханов ачты.

21 мең кв.метрдан артык мәйданлы 8 катлы үзәк җиденче госпитальнең бала тудыру йорты белән берләшәчәк. Планнарда - елына сигез мең бала таптыру.


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Казан Башкарма комитетында Казан агломерациясен үстерү буенча киңәшмә узды. «ТР Киңлек үсеше институты» ДБУ директоры Олег Григорьев киңәшмәдә катнашучыларга Казан агломерациясенең мастер-планын тәкъдим итте.

Киңәшмәдә Казан мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш һәм архитектура министры Марат Айзатуллин катнашты.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов Буа шәһәрендә балалар өчен сәнгать мәктәбен ачу тантанасында катнашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов катнашты


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

«Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.


16
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев «Төзелеш навигаторы 2024: цифралаштыруга таба юл. ОЭЗ «АЛАБУГА» конференциясендә катнашты.

Конференциядә Россия Төзелеш министрлыгы, Россия Главгосэкспертизасы, Мәскәү шәһәре төзелеш департаменты, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт экспертизасы һәм бәяләр төзү идарәсе, ведомство карамагындагы оешмалар белгечләре катнашты. Чарага илнең әйдәп баручы төзүчеләре һәм программа тәэминаты эшләүчеләре кызыксыну белдерде.

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев җитәкчелегендә төзелеш тармагында хезмәт иминлеген саклау буенча эшче төркем утырышы узды.


14
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Теләче районында «Киләчәк» яшьләр үзәге ачылды. Ачылу тантанасында ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров белән бергә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм башкалар катнашты.

 


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Биектау районының Шигали авылында соңгы гражданнар җыены узды. Семиозерский авыл җирлеге гражданнары җыенында район башлыгы Равил Хисаметдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә төзелеш һәм капиталь ремонт программаларының Татарстанда ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә рәвешендә уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, программа буенча 2024 елда ким дигәндә 3 миллион 150 мең кв.метр торак тапшыру күздә тотыла. 10 февральгә план 13 процентка үтәлгән - 399 мең кв. м. кертелгән. Шул ук вакытта коммерцияле төзелештә планның 5 проценты тапшырылган: бу 22 күп фатирлы йорт, аларның гомуми мәйданы 68,9 мең кв. м., социаль ипотека программасы буенча планның 18 проценты үтәлгән, 29 мең кв. м. 12 йорт файдалануга тапшырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International