"Торак-коммуналь киңәшләр"

“Торак-коммуналь киңәшләр” программасы телевизор караучыларга катлаулы торак-коммуналь хәлләрдә һәм мәсьәләләрдә чишелеш юлларын табарга ярдәм итәр – бу тапшыру фатирда торбалардан су акканда, подъездда ут булмаганда, кайнар су килмәгәндә нишләргә, социаль ипотеканы ничек алырга яисә йортка капиталь төзекләндерү уздыруга ничек ирешергә, шулай ук үзгәртеп планлаштырылган фатирны ничек законлаштырырга яисә йорт яисә коттедж өчен нинди төзелеш яки төзекләндерү материалларын сайласаң кулайрак була, кебек сорауларга җавап табарга булыша торган күрсәтмә.

Иң катлаулы сорауларга җаваплар табуда Сезгә программаны алып баручылар, шулай ук программага республикадан һәм Казаннан чакырылган махсус кунаклар, министрлыклардан һәм ведомстволардан килгән экспертлар булышыр.

Программа якынча 20 минут дәвам итә. Туры эфирга пәнҗешәмбе көнне 13:30 сәгатьтә чыга, пәнҗешәмбе көннәрендә 15:30 һәм 19:30 сәгатьләрдә кабатлап күрсәтелә.

Һәр телевизор караучы кайнар дискуссияләрдә, актуаль күтәрелгән мәсьәләләрдә, бәхәсле хәлләрне хәл итүдә катнаша ала – моның өчен бары тик һәр пәнҗешәмбе көнендә 13:30 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәрге аралыкта программаның туры эфирына чыгу өчен кайнар линиянең (843) 511-99-66  телефон номерын җыярга яисә үз соравыңны “Вконтакте” социаль челтәрендә калдырырга кирәк.

”Торак-коммуналь киңәшләр” программалары плей-листы

Соңгы яңарту: 18 февраль 2018, 10:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования