Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гомуми мәгълүмат

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы (алга таба – Министрлык) телдән консультацияләү рәвешендә һәм язмача рәвештә Министрлык компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча сишәмбе көнне, 14.00-17.00 сәгатьләрдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә, түбәндәге адрес буенча: 420111, Казан, Дзержинский урамы, 10, каб. 205, алдан язылу буенча.

Алдан язылу һәр дүшәмбе көнендә (бәйрәм көннәреннән гайре) (843) 231-15-50 телефоны буенча гамәлгә ашырыла.

Министрлыкның вәкаләтләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәсьәләләре" 2005 елның 06 июлендәге 313 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы турында нигезләмәдә билгеләнгән.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү тәртибе һәм очраклары

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International