Фәйзуллин Ирек Әнвәр
улы
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
420111, Казан шәһәре, Дзержинский ур.10
Телефон:
+7 (843) 231-14-01
Факс:
+7 (843) 231-15-55
E-Mail:
msagkh@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
1962 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә туган.

1985 елда "Сәнәгать һәм гражданнар өчен төзү" белгечлеге буенча Казан инженер-төзелеш институтын тәмамлаган.

Белеме: Казан инженер-төзелеш институты.

Хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары:

1985-1989 елларда - Казан инженер-төзелеш институтының металл конструкцияләрне һәм корылмаларны сынау кафедрасы инженеры, өлкән инженер.
1983-1993 елларда - "Татстройпроект" проект-төзелеш оешмасы баш инженеры, директоры.
1993-1995 елларда - "Татстройпроект" АҖнең идарә рәисе.
1995-1997 елларда - "Казстройдекор" ЯАҖнең идарә рәисе.
1997-2002 елларда - "Татавтодор" берләшмәсе башлыгының беренче урынбасары.
2002-2005 елларда - "Татинвестгражданпроект" төп дәүләт территориаль проект-эзләнү фәнни-җитештерү фирмасы" ДУП генераль директоры.
2005-2010 елларда - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары, "Татинвестгражданпроект" төп дәүләт территориаль проект-эзләнү фәнни-җитештерү фирмасы" ДУП генераль директоры булып эшли.
2010 елдан башлап хәзергәчә - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры.

Бүләкләре:
"Оборона министрлыгына 200 ел" Россия Федерациясе Оборона министрлыгы медале,
"Россия халыклары мирасына керткән өлеш өчен" Россия Тарихи Шәһәрләре һәм Төбәкләре Берләшмәсе медале,
"Россия Профсоюзларына 100 ел" Россиянең бәйсез профсоюзлары федерациясенең юбилей медале,
"Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" мактаулы исеме,
"Россия мактаулы төзүчесе" мактаулы исеме,
"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале,
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгынан Рәхмәт,
Россия Федерациясе Төбәк үсеше министрлыгының "Россиянең мактаулы төзүчесе" күкрәк билгесе,
"Фидакарь хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медале,
Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясенең куркынычсызлык буенча федераль хезмәт идарәсеннән Рәхмәт хаты,
Россия Федераль Сак Хезмәтенең Инженер-техник тәэминат хезмәте Мактау грамотасы,
Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясеннән "Бердәмлек өчен" күкрәк билгесе,
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан Рәхмәт хаты,
Иеремия изге архимандритының Афоня Изге-Пантелеимонов монастыре Игумены Рәхмәт хаты,
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты,
Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызу республика фондының Попечительләр советы Рәисе Рәхмәт хаты,
"Һәрби бердәмлекне ныгыту өчен" Россия Федерациясе Оборона министрлыгы медале,
"Төзелеш даны" Россия Төзүчеләр берлеге мактау билгесе,
"Россиякүләм халык санын алудагы казанышлар өчен" медале,
Россия Федерациясе Хисап палатасының Мактау грамотасы,
"Казан Суворов хәрби училищесы" мактау медале,
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының "ЮХИДИ хезмәтендәге аермалык өчен" II дәрәҗә күкрәк тамгасы,
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте,
Россия Федерациясе Спорт министрлыгыннан "Физик культураны һәм спортны үстерүдәге казанышлар өчен" мактау билгесе,
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы,
Казан Мэрыннан "Казан файдасына хезмәт һәм шөһрәт өчен" аермалык билгесе,
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Мактау грамотасы,
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан Рәхмәт хаты,
Дуслык ордены.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования