Аляшев Юрий
Леонидович
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары
ҮЗАРА БӘЙЛӘНЕШЛӘР
Адрес:
420111 Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 10
Телефон:
(843) 231-14-16
Факс:
(843) 231-15-55
E-Mail:
msagkh@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары
Туу датасы: 30.08.1956 ел.
Белеме: Казан инженер-төзелеш институты, белеме буенча белгечлеге - сәнәгый һәм гражданнар өчен төзү, дипломы буенча квалификациясе - инженер-төзүче.

Хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары:

1973-1975 елларда - зур йөкле автомобильләр җитештерү буенча Кама заводлар комплексының двигательләр заводында проект идарәсенең архитектура-төзелеш бүлеге сызымчысы, РСУ ОКС буенча балта остасы (КамАЗ).

1976 елда - авыл хуҗалыгы объектлары төзелеше идарәсендә 14 номерлы төзелеш-монтаж идарәсе балта-бетон коючы (Яр Чаллы ш.).
1980-1983 елларда - авыл хуҗалыгы объектлары төзелеше идарәсенең 14 номерлы төзелеш-монтаж идарәсендә - мастер, прораб (Яр Чаллы ш.).
1983-1986 елларда - "Камгэсэнергострой" ҖБ комсомол комитеты сәркатибе.
1986-1991 елларда - "Камгэсэнергострой"ҖБ йорт төзү комбинатының 63 номерлы төзелеш-монтаж идарәсе башлыгы урынбасары.
1991 елда - "Камгэсэнергострой" ДК җитештерү-диспетчер бүлегендә әйдәп баручы инженер.
1991-1994 елларда - Яр Чаллы шәһәренең Халык депутатлары советы Башкарма комитетының төзелеш һәм элемтә бүлегендә белгеч, баш белгеч.
1994-1997 елларда - "АЛЬТ – К" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт директоры урынбасары (Яр Чаллы).
1997-2000 елларда - "Техком ЛТД" ҖЧҖ директоры (Яр Чаллы).
2001-2004 елларда - "АМТЭК" ҖЧҖ директоры, коммерция директоры (Яр Чаллы).
2004-2005 елларда - "Медицина техникасы" Чулман аръягы сәүдә-сервис берләшмәсе" ААҖ генераль директоры урынбасары (Яр Чаллы).
2005-2006 елларда - "АЛВЕРЪ" ҖЧҖ директоры (Яр Чаллы).
2006-2008 елларда - Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының төзелеш идарәсе башлыгы.
08.04.2008 - хәзергәчә - Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары.

Бүләкләре:

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Мактау грамотасы,
Россия Федерациясе Төбәк үсеше министрлыгының Мактау грамотасы,
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәхмәт хаты,
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Мактау грамотасы,
Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе,
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Рәхмәт хаты,
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты,
Универсиаданың истәлек медале,
Республиканың төзелеш комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күп еллык уңышлы хезмәте өчен 2015 елның 23 мартындагы Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования