Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь
хуҗалык министрлыгы
Татарстанның Төзелеш Министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Министрлык турында
Министрлык тарихы
Министрлык җитәкчелеге
Шәхесләр
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Тармак оешмалары
Ведомствога буйсынучы оешмалар
Министрлыкның эш төркемнәре
Эшчәнлек
Төзелеш
Төзелештә бәя кую һәм смета буенча нормага салу
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Торак-коммуналь хуҗалык
Уңайлы мохит
Коррупциягә каршы көрәш
Министрлыкта күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре
Алга таба сатуларда катнашу өчен подряд оешмаларын башлангыч сайлап алу буенча документлар
Чаралар планы.Программа һәм проектлар.Файдалы мәгълүмат
Дәүләт контроле (күзәтчелеге)
Документлар
Дәүләт сатып алулары
Торак сәясәте
Эшчәнлекнең хокукый һәм норматив базасы
Татарстан Республикасының архитектура, шәһәр төзелеше, төзелеш, төзелеш материаллары сәнәгате, торак өлкәсендә һәм коммуналь хуҗалыкта 2016-2021 елларга һәм перспективада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Видеоконференцияләргә слайдлар
Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары эшчәнлеген мәгълүмат белән тәэмин итүгә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына булышлык күрсәтүгә бюджет ассигнованиеләрен тоту турында хисап
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Матбугат өчен белешмәләр
Турыдан-туры трансляцияләр
Атналык чаралар планы
"Торак-коммуналь киңәшләр"
Яңалыклар тарату
ММЧ Конкурсы
Сорау - җавап
Элемтәләр
Гражданнарны кабул итү
Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү хезмәте
Мөрәҗәгать итү тәртибе һәм кабул итү сәгатьләре
Халык мөрәҗәгатьләрен карау турында хисап
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
7
октябрь, 2021 ел
«Гаилә ипотекасы» 2023 ел ахырына кадәр озайтылды
2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалар белән һәр гаилә 2023 елның 31 декабренә кадәр «Гаилә ипотекасы» программасы буенча ташламалы торак кредитлары алу мөмкинлегенә ия. Программа «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» Федераль проекты кысаларында, «Демография» милли проекты составында, балалары булган Рәссәй гражданнарының торак шартларын яхшырту максатыннан, Рәссәй Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Гаилә ипотекасын алу программасын камилләштерү өчен Рәссәй Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, 2021 елның 1 апреленнән теләгән кешеләр әлеге программа кысаларында торак йорт төзү өчен җир кишәрлегенә кредит ала алалар. Кредитны шулай ук юридик заттан яки шәхси эшмәкәрдән торак йортны сатып алуга да кулланырга мөмкин. Программа шартлары белән тулырак сайтларда танышырга мөмкин: https://minfin.gov.ru/ru/perfomance/GovSupport/ https://спроси.дом.рф/instructions/semeinaya-ipoteka/
6
октябрь, 2021 ел
Марат Айзатуллин Татарстан икътисады үсешен тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында чыгыш ясады
Татарстан Республикасы инвестицион климатны яхшырту буенча актив эшне дәвам итәчәк. Бу ресурслар, финанслар таләп итә, без әзер, дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы икътисадын үстерүне тәэмин итү өчен эшлекле климатны яхшырту буенча ТР Министрлар Кабинеты утырышында. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Чарада "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" АКБО генераль директоры Светлана Чупшева катнашты. Утырышка видеоконференция режимында республика муниципалитетлары башлыклары да кушылды. Алексей Песошин искә төшергәнчә, Татарстан Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының Илкүләм рейтингында икенче урынны алган (2020 ел нәтиҗәләре буенча I урынны – Мәскәү, II урынны –Татарстан Республикасы, III урынны – Төмән өлкәсе; 2019 ел нәтиҗәләре буенча I урынны-Мәскәү, II урынны-Татарстан Республикасы). "Үсеш аз түгел, әмма мөһиме башка нәрсә. Безнең һәркайсыбыз илкүләм рейтингның эшчәнлегебезне бәяләү инструменты гына булуын аңлый. Ә төп максат - республикада бизнес алып бару өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар булдыру», - дип ассызыклады Алексей Песошин. Светлана Чупшева «РФ субъектларының инвестицион җәлеп итүчәнлеге илкүләм рейтингы» проекты үсеше һәм Татарстан Республикасының ирешкән нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, инвестицион җәлеп итүчәнлекнең илкүләм рейтингы төп күрсәткеч булып тора. Рейтинг инде 7 ел дәвамында төзелә. Светлана Чупшева рейтингның дүрт төп юнәлешен искә төшерде: регулятор мохит, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм. Татарстан берничә ел дәвамында лидер иде һәм илкүләм рейтингта 1-2 урында тора, дип искәртте ул. Аның сүзләренә караганда, Татарстан шулай ук инвестицион климатны яхшырту өчен күп кенә иң яхшы тәҗрибәләрне һәм карарларны бирде, бу - электр челтәрләренә тоташтыру, төзелештә рөхсәт алу, кече бизнеска ярдәм итү инструментлары һәм башкалар. Светлана Чупшева шулай ук хәбәр иткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча икенче рейтинг эшләнгән – бу федерация субъектларында тормыш сыйфаты рейтингы. Ул илкүләм рейтингка өстәмә булачак һәм үз эченә медицина, социаль яклау, мәгариф, торак, дәүләт хезмәтләре һәм сервислар, үз эшеңне ачу өчен мөмкинлекләр һ. б. күрсәткечләрне ала. "Без быел беренче тапкыр аны күзәтчелек советына һәм Россия Федерациясе Президентына ноябрь аенда тәкъдим итәчәкбез. Ул төбәк халкы, эшкуарлар һәм инвесторлар өчен мөһим булган әйләнә-тирә мохитне комплекслы бәяләү өлешендә инвестицион рейтингны тулыландыра", - диде Светлана Чупшева.
5
октябрь, 2021 ел
ТКХ өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге "ачык ишекләр көне" үткәрәчәк
Очрашу Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. 2021 елның 6 октябрендә «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль региональ үзәге» ассоциациясе коммуналь түләүләр, торак законнары, ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр өчен түләү һәм гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «Ачык ишекләр көне» үткәрәчәк. Халык сорауларына «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Романов, Ассоциация юристы Зоя Куклина, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясенең торак күзәтчелеге һәм лицензия контроле бүлеге башлыгы Марсель Низаметдинов, Татарстан Республикасы ДТИ юридик бүлеге башлыгы Наталья Воронская һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең әйдәүче консультанты Эльмира Хәбибуллина җавап бирәчәк. Барлык теләүчеләрне Казан шәһәре, Лобачевский ур., 10В., 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр көтәләр.
4
октябрь, 2021 ел
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллинның Бөтендөнья архитектура көне белән котлавы
Хөрмәтле архитекторлар, проектлаучылар һәм шәһәр төзүчеләре! Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Бөтендөнья архитектура көне белән котлыйм! Архитектура-җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсенең чагылышы. Тарихи һәйкәлләргә карап, без тере тарихка кагылып, кешеләр тормышын һәм теге яки бу чорның мәдәниятен күз алдына китерү мөмкинлегенә ия. Һәрвакыт архитекторлар киңлекне үзгәртү, аның матурлыгы һәм мәгънәсе белән баету өчен уникаль талант белән дан тоткан. Алар чын шедеврлар ясадылар, соңыннан алар киләчәк буыннарга мирас итеп тапшырдылар. Хәзерге дөньяда архитектура шәһәр төзелеше белән тыгыз бәйләнгән. Проектлауда югары технологияләр куллану, төзелеш процессын цифрлаштыру безгә җитди мәсьәләләрне тиз һәм сыйфатлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Уңайлы һәм сәламәт шәһәр мохитен формалаштыру, гражданнарыбызның яшәү, эшләү һәм ял итү өчен лаеклы шартлар булдыру мәсьәләләре иң мөһим. Бүгенге көндә республикабыз шәһәрләре һәм районнарының архитектура йөзе аларда яшәүче кешеләр таләпләренә туры китереп камилләшә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсендә Татарстан тагын да матурая бара. Хөрмәтле архитекторлар! Чын күңелдән Сезгә иҗади хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Иҗади илһам, якты проектлар, иң кыю ниятләрнең тормышка ашуын телим! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз