Тәрҗемәи хәле
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары
Туу датасы: 29.03.1969 ел..
Белеме: Мәскәү кулланучылар кооперациясе университеты; белеме буенча белгечлеге – “бухгалтерия исәбенә алу, хуҗалык эшчәнлеген тикшереп тору һәм анализлау”. Дипломы буенча квалификациясе – “икътисадчы”.
2013 елда Казан финанс, икътисад һәм информатика институты, белеме буенча белгечлеге – “оештыру менеджменты”. Дипломы буенча квалификациясе – “менеджер”.
Хезмәт эшчәнлегенең төп этаплары:
02.1988-06.1988 – ТАССР Теләч районы, сигез еллык Сау мәктәбендә озынайтылган көн төркемендә – тәрбияче.
06.1988-06.1990 – Совет Армиясендә хезмәт итә.
08.1990-02.1992 – Бөгелмә кооператив һөнәр-техник училищесының Арча филиалында физик культура укытучысы.
02.1992-02.1993 – Татарстан Республикасы Аксубай районында Дәүләт салым инспекциясенең дәүләт салым инспекторы.
02.1993-04.1993 – Аксубай райпосында хуҗалык-исәп-хисап кооператив универмагында товаровед.
04.1993-12.1997 – Татарстан Республикасы Аксубай районында яшелчә киптерү заводы директоры.
12.1997-04.1998 – Аксубай ТКХ КҖП директоры.
04.1998-12.2005 – Аксубай районы хакимиятендә икътисад буенча башлык урынбасары.
01.2006-07.2008 – Татарстан Республикасы Аксубай районында финанс һәм мөлкәт белән идарә итү буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
07.2008-11.2008 – Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.
12.2008-01.2011 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында Төзелеш, транспорт, элемтә, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл хуҗалыгы идарәсенең торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм транспорт бүлеге башлыгы.
12.01.2011-10.05.2014 – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык һәм юл хуҗалыгы идарәсенең торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт бүлеге башлыгы.
11.05.2014 – хәзергәчә – Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары
Бүләкләре:
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты, 2005 ел;
"Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале, 2005 ел;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәт хаты, 2013 ел;
“Казан ш. 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы” истәлек медале, 2014 ел;
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы, 2014 ел;
"Сочи ш. XXII Кышкы олимпия уеннары һәм 2014 елгы XI Кышкы паралимпия уеннары" истәлек медале, 2015 ел;
“Казан ш. 2015 елгы Спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты” исәтлек медале, 2016 ел;
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәхмәте, 2016 ел;
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рәхмәте, 2016 ел;
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Мактау грамотасы, 2017 ел.