ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгы хәбәр итә, бүгенге көннән башлап "Барсэлитстрой+" ҖЧҖ "Салават Күпере" ТК 12-2 номерлы йортның төзелеше тәмамлауга тулысынча кергән. Калган күләменә заказчысы, "Камгэсэнергострой" һәм "Барсэлитстрой+" ҖЧҖ килешенгән актлар рәсмиләштерелгән,. Өстәмә исегезгә төшерәбез, 12-1 йортында башнялы кран демонтажлавы тәмамлану алдында.

Азнакай районының Актүбә штп Татарстан урамы буенча 12 санлы торак йортта яшәүчеләрнең мөрәҗәгатен карап тикшерү барышында Бөгелмә ЗТИ инспекторы идарәче оешма тарафыннан торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылу очракларын ачыклады, ә атап әйткәндә: нигез күперендә җитешсезлекләр бар. Ачыкланган җитешсезлекләрне юкка чыгару өчен идарәче оешмага күрсәтмә бирелде. Күрсәтмә үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, күрсәтмә үтәлмәгән, шуңа бәйле рәвештә идарәче компаниягә карата РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлеше буенча беркетмә рәсмиләштерелде һәм административ эш карап тикшерү өчен Азнакай районының җәмгать судына җибәрелде. Җәмәгать суды карары нигезендә "Актүбә штп ИК" ҖЧҖ идарәче компаниясе РФ КоАП 19.5 ст. 1 өлешендә җаваплылык каралган административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 10 000 сум күләмендәге административ штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды. Шуңа бәйле рәвештә, җитешсезлек очрагы бетерелмәү сәбәпле, идарәче компания директорына яңа күрсәтмә бирелде, аның үтәлеше Бөгелмә ЗТИ контролендә кала.
 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Республика клиник онкология диспансерында (Себер тракты, 29) булды. Татарстан Республикасы Президентын Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАСУ баш табибы Илдар Хәйруллин озата йөрде. Кунаклар нур диагностикасы бүлекчәсен, Атом-төш медицина үзәген карадылар, Идел буе томотерапия үзәге эше белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International