ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2019 елга Татарстанда торакны капиталь ремонтлау программасына 986 йорт кергән, аңа 5,5 млрд сумнан артык акча тотылачак. Бу хакта ТР торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды генераль директоры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Фонд җитәкчесе сүзләренә караганда, Татарстанда күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча региональ программаны тормышка ашыруның кыска вакытлы планы расланган. «2019 елда кыска вакытлы планны гамәлгә ашыру гомуми мәйданы 5,8 млн кв. метр булган 986 күпфатирлы йортта 219,1 мең кеше өчен уңайлы яшәү шартларын тәэмин итәргә тиеш.»,- дип сөйләде Айзатуллин. «Кыска вакытлы план чараларын финанслауның гомуми күләме 5,5 млрд сум тәшкил итәчәк», - дип өстәде ул. 2019 елда торак йортларны капиталь ремонтлау өчен түләүләр элеккеге дәрәҗәдә калачак, дип хәбәр итәбез. Агымдагы елда алар күпфатирлы йорттагы бинаның гомуми мәйданының 1 кв. метрына 5,85 сум тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International