ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшчәнлек алып баручы барлык затлар күпфатирлы йортларны карап тотуга һәм эксплуатацияләүгә, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә һәм башка мәгълүмат алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүмат урнаштырырга тиеш. ТКХ ДМСы Рәссәй Федерациясе гражданнарына әлеге мәсьәләләр буенча мәгълүмат алу һәм үз хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе мәгълүматны системага кертү өчен җаваплы затларның эш сыйфатына аерым игътибар бирә, урнаштырылган мәгълүматның тулылыгын һәм дөреслеген контрольдә тота. Ел башыннан Бөгелмә районы җәмәгать судына әлеге маддә буенча 10 административ эш тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта дүрт эш буенча идарәче оешмаларның вазыйфаи затларын административ хокук бозулар кылуда гаепле дип тану һәм аларга кисәтү рәвешендә административ җәза куллану турында карар чыгарылган инде.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Торак фондына планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыру барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән районнарда (Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы) 2018 елның 11 аенда гомуми мәйданы 2905,44 мең кв. метр булган 433 күпфатирлы йорт каралды. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 710 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм физик затлар адресына 429 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 90 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 4, вазыйфаи затларга – 36, физик затларга – 50. Гомуми 419500 сумлык штраф санкцияләре белдерелде.


7
декабрь, 2018 ел
җомга

2018 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 41 тикшерү үткәрелде, аларның 32се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 9 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 244,55 мең кв. метр булган 52 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 43 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 19 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән, тикшерелгән 32 күрсәтмәнең барысы да билгеләнгән вакытта үтәлгән, актлар белән ябылган. 2018 елның ноябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 25,3 мең сумлык штраф түләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International