«Салават Күпере» микрорайонында яңа 340 фатирлы йортны тапшырганнар

2017 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Казанның «Салават Күпере» микрорайонында яңа 340 фатирлы № 11-2 йортны тапшырганнар. Биредәге йортлар социаль ипотека программасы буенча төзелә. Тантаналы чарага ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев та килде. “Президентыбыз йөкләмәсе буенча, бүген 11-2 йортын тапшырабыз. 18 катлы йортта барлыгы 340 фатир исәпләнә. Фатир белән бәйле күрсәтмәләр булган очракта, аларны вакытында хәл итәргә вәгъдә бирәбез. Шуңа күрә борчылмагыз, барысы да яхшы булыр”, - дип Илшат Гыймаев халыкны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды вәкиле Владимир Никофоров әйтүенчә, Яңа елга кадәр “Салават күпере”ндә тагын берничә йортны кулланышка тапшыру планлаштырыла. “Фонд директоры Тәлгать Абдуллин да сезгә котлауларын җиткерде. Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә зур бәйрәм”, - диде ул.

“Начар йорт төземәдек. Күрсәтмәләрегез булса, миңа мөрәҗәгать итә аласыз. Без беркая да китмибез, һәрвакыт биредә. Гаиләләрегез артып торсын, иминлек телим”, - диде Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигуллин. Тантаналы өлештән соң рәсми кунаклар зәңгәр тасманы кисте.

Фоторепортаж МСАЖКХ РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International