Министр урынбасары Илшат Гимаев Новосибирск өлкәсе делегациясе белән эшлекле очрашу үткәрде

2018 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген министр урынбасары Илшат Гимаев җитәкчелегендә  Новосибирск өлкәсе Закон чыгару Собраниесе төзелеш, торак-коммуналь комплекс һәм тарифлар буенча комитетының әгъзасы Майис Мамедов белән башлыкта Новосибирск өлкәсе делегациясе белән очрашу үтте. Визитның максаты- төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсен алу. Делегация составына шулай ук Новосибирск өлкәсе төзелеш министрлыгы урынбасары Алексей Колмаков, Новосибирск өлкәсе төзелеш министрлыгының торак төзелеше бүлеге башлыгы Ольга Козлова һәм Новосибирск өлкәсенең бизнес-тирәлек вәкилләре керделәр.Министр Урынбасары Илшат Гимаев бизнесменнарга «Иннополис» технологик зонасын һәм «Алабуга» сәнәгый зонасын карарга тәкъдим итте.  «Татарстан Республикасында бүген камил инвестицион инфраструктура бар, болар махсус икътисади зоналар, индустриаль парклар, технопарклар, инжиниринг үзәкләре, бизнес-инкубаторлар. Инвесторлар өчен без базарга керү уңай шартлар тәэмин итәргә әзер, безнең өчен ныклы һәм партнерлык эшлекле мөнәсәбәтләр бик мөһим», - дип өстәде министр урынбасары. Очрашу барышында кунакларга республикада төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык тармагы һәм 2017 елда гамәлгә ашырылган программалары турында фильм-презентация күрсәттеләр. Чара тәмамланганнан соң делегация башлыгы Татарстан коллегаларына кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде һәм арытаба да хезмәттәшлеккә өмет белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International