Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан һәм Буа районында яңа мәктәпләр ачылды

2018 елның 12 октябре, җомга

2018 елда Татарстанда 5 372 урынга алты яңа мәктәп төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Чаллы шәһәренең Замелекесье микрорайонында-1 224 урынга, Түбән Кама районының 47 нче микрорайонында — 800 урынга, Буа районының Әлши авылында 100 урынга мәктәп барлыкка килде. Казанда Минская урамында — 1224 урынга, «Салават Күпере» торак комплексында — 1 224 урынга, «Светлая долина» торак комплексында 800 урынга яңа мәктәпләр ачылды. Ел ахырына Әлки районында 80 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп ачу планлаштырыла.

Киләсе елда республикада тагын ике яңа мәктәп тапшыру планлаштырыла. Казанда Р. Гәрәев урамы буенча 1 224 урынга һәм «Яз» торак комплексында 1 501 урынга мәктәп төзеләчәк. Мәктәпләрне төзү бәясе 6,5 млрд. сум тәшкил итәчәк. 2017 елда Татарстанда 5 047 урынга алты мәктәп төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Төзелеш бәясе 3,6 млрд сум тәшкил иткән. Казанда 2 нче Азино урамында һәм  «Җиденче күк»  торак комплексында яңа мәктәпләр ачылды. Ике мәктәп дә 1 224 укучы сыйдыра ала. Шулай ук Яр Чаллыда 1224 урынга яңа уку йортлары барлыкка килде; Арча районында-500 урынга, Биектау районында-500 урынга һәм Ютазы районында 375 урынга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International