Төзелештә хезмәтне саклау – көн тәртибендәге төп сорау

2012 елның 3 августы, җомга

Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, министр урынбасары А.С. Әхмәтшин рәислегендә, төзелеш тармагында хезмәтне һәм куркынычсызлык техникасын саклау сораулары буенча эш төркеменең утырышы булды. Составына министрлык вәкилләре, эре төзелеш предприятиеләрендәге хезмәтне саклау буенча белгечләр, ТРда хезмәт Дәүләт инспекциясе, ТР төзелешне күзәтү дәүләт испекциясе, төзүчеләр профсоюзы, “ТРсы төзүчеләр бердәмлеге” үзеннән-үзе көйләнә торган оешма, Ростехнадзор дәүләт төзелеш күзәтүенең Идел буе идарәсе, ТР кеше хокуклары вәкиле кергән эш төркеме узган елның октябрь аенда барлыкка килде.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, киңәшмәне ачканда, бүгенге көндә, Идел буе Федераль округының төзелеш тармагында Татарстанның лидер булуын ассызыклады. Республикада, төзелеш өлкәсендә 100 меңнән артык кеше эшли. А.С. Әхмәтшин бүгенге көндә төзелеш комплексы реальләштерә торган эре проектларны әйтеп китте. Кереш сүзендә, шулай ук, бәхетсезлек очракларының күп булуын да ассызыклады.

Татарстан Республикасындагы хезмәт Дәүләт инспекциясе оператив мәгълүматларына караганда, 2012 елның 7 аенда төзелеш тармагында 38 бәхектсезлек очрагы булган, шул исәптән 22се үлем белән тәмамланган. 2011 елның аналогик чоры белән чагыштырганда, авыр җәрәһәтләр белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары 1,5 тапкыр кимегән, үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очраклары 2,4 тапкыр арткан.

Төзелеш өлкәсендәге бәхетсезлек очракларының күбесе биеклектән егылу нәтиҗәсе.

Киңәшмәне алып баручы катнашучыларга бәхетсезлек очраклары арту тенденциясен үзгәртү өчен кирәк булган чаралар турында фикер алышырга тәкъдим итте. Татарстан Республикасында 2012 елның 1 ярты елы нәтиҗәләре буенча, төзелеш тармагында җитештерү травматизмының торышы сораулары буенча фикер алыштылар, булган бәхетсезлек очракларының сәбәпләре һәм аларның киләчәктә булуына юл куймау, шулай ук төзелеш мәйданнарында бәхетсезлек очракларын киметү буенча чаралар турында башкарма комитет вәкилләренең отчетлары тыңланылды. Киңәшмә барышында ТР хезмәт Дәүләт инспекциясе бүлеге вазыйфаларын башкаручы А.Х. Зәйнетдинова, “ТРсы төзүчеләр бердәмлеге” РНП СРОның директоры, “ТР төзүчеләр союзы”  РООР идарә члены  М.В. Ризванов, ТРдагы кеше хокуклары буенча Вәкил аппарат бүлеге башлыгы урынбасары Р.И. Сәйфетдинова, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының төзелеш идарә башлыгы Р.У. Гилаев, Әлмәт муниципаль районыны Башкарма комитетыны җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары И.А. Габдуллин катнашты.

Киңәшмәдә катнашучылар Башкарма комитет җитәкчеләренә, һәрбер муниципаль оешмаданың төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча җаваплы кеше билгеләүне тәкъдим итәргә карар кабул иттеләр. Эш төркеменең күчмә утырышларын үткәрергә карар кабул ителде. СРО тарафыннан, хезмәт законын бозган, шул исәптән бәхетсезлек очраклары булган оешмаларны начар эшләүче подрядчылар исемлегенә кертү, шулай ук хезмәтне саклау сораулары буенча уку һәм  аны контрольдә тоту юнәлешендәге эшне көчәйтү тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International