Чүпрәле районында авыл клублары биналарын капиталь ремонтлау тәмамланды

2019 елның 21 июне, җомга

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында авыл клубларын капиталь ремонтлау тәмамланды. Яңа Кәкерле һәм Иске Чокалы авыл мәдәният йортлары 2019 елда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында ремонтланды. Эшләр барышында биналарда идәннәр, сәхнә һәм эчке инженер челтәрләрен ремонтлау эшләре башкарылды. Билгеләп үтик, 2019 елда Татарстанда 40 Авыл клубы бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Бу максатларга республика бюджетыннан 400 млн. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бүгенге көндә программаның үтәлеше 50 проценттан артык тәшкил итә. Шулай ук Татарстанның Әлки, Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары объектларында төзү-монтаж эшләре тулысынча тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International