2019 елның 17 июлендә «Рәссәй юристлары ассоциациясе» бөтенрәссәй иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы утырышында «Татарстан Республикасы халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый белем бирүгә зур өлеш керткән өчен» Рәссәй юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе И. Ш. Халиковның рәхмәте белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлеге әйдәүче консультанты Әхмәтҗанова Ләйсән Альфред кызы бүләкләнде.