Министрлыкның "Ел Төзүчесе" премиясе җиңүчеләре бүләкләнде!

2019 елның 9 августы, җомга

Тантаналы чара барышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы «Татарстан Республикасы ел төзүчесе» премиясенең җиңүчеләрен атады. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнаштылар. ТР Президенты төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.  Республиканың төзелеш комплексын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле эше өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән ТР Дәүләт төзелешен күзәтү Инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов бүләкләнде. Төзелеш өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән «Домкор Индустрия» ҖЧҖнең 24 нче формалау цехы слесарь-ремонтчысы А.Л. Нечаев, «Татнефтепроводстрой» ААҖ генераль директоры А. Г. Пилишкин бүләкләнде. «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исеме «Татлизинг» ТР ДУП баш инженеры Х.Ш. Гыйльфановка, «ЛенИнвестСтрой» ҖЧҖ кран машинисты М. М. Ибраһимовка, «Күчмә механикалаштырылган 5 нче колонна» ҖЧҖ штукатур-буяучысына Г. Г. Фәтхуллинага, «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Р. Ф. Хисаметдиновка бирелде.

Архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган архитекторы» мактаулы исеме «Татинвестгражданпроект» Баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы баш архитекторы - директоры урынбасары М.Е. Быковка бирелде. Торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Техник инвентаризация бюросы Яр Чаллы филиалының Алабуга бүлекчәсе җитәкчесе И.С. Хөснетдиновага «Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте «СтройСоюз» ҖЧҖ архитекторы Р.Р. Суюндуковага, «Кама инженер-төзелеш эзләнүләре тресты» ҖЧҖ коллективына, «Казан төзелеш материаллары комбинаты» акционер җәмгыятенең кирпеч бушату бүлекчәсе стена материаллары һәм беркеткеч материаллар производствосында эшләнмәләрне бушатучы-урнаштыручысы Ш.Ш. Низаметдиновка белдерелде.

Шулай ук югары җитештерү казанышлары һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Леонид Ставицкий Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары А.Р.Әхмәтхановны, «Домкор Строй» ҖЧҖ корыч һәм тимер-бетон конструкцияләр монтажнигы М. М. Минһаҗетдиновны, «Торак инвестицион компаниясе-НК» ҖЧҖ төзелеш участогы башлыгы С. Н. Романовны, «Кама инженер-төзелеш эзләнүләр тресты» ҖЧҖ бухгалтеры М. В. Таланованы Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының «Нл төзүчесе» премиясе кысаларында «Татарстан Республикасының иң яхшы проект оешмасы» номинациясендә КДАТУ һәм «Архитектура десанты» ҖЧҖ җиңде.  «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча региональ программаны тормышка ашыруда катнашучы иң яхшы компания» номинациясендә җиңүче - «Жил Сервис» ҖЧҖ.  «Татарстан Республикасында «WorldSkills» төзелеш компетенцияләре буенча хәрәкәтен үстерүче иң яхшы белем бирү оешмасы» номинациясендә «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте» ДАҺБУ җиңүче. «Татарстан Республикасының иң яхшы сметачысы» номинациясендә җиңүче А.Т. Хәйруллина, «Сетевая компания»ААҖ Казан электр челтәрләре филиалының смета бүлегенең 2 категорияле белгече. «Татарстан Республикасының Елның иң яхшы төзелеш компаниясе» номинациясендә җиңүче - «Евростройхолдинг» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International