Сайлаучылар бюллетень белән бергә ишегалдын төзекләндерү хакында анкета тутыра

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

"Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак". Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

“Безнең ишегалды” программасы быел эшли башлый. “Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак, аннары программа формалашчак. Халык активлыгы да бәяләнәчәк. Безнең исәпләүләр буенча, беренче чиратта, өстенлек ишегалды юллары, тротуарларга, урам яктыртуга биреләчәк. Кемгәдер парковка киңлекләре, ә кемгәдер яшел зона кирәк”, - диде.

Белгечләр халыкның теләкләренә һәм территорияләрнең техник торышына туры килүен өйрәнәчәкләр. Моның нигезендә озак вакытлы программа формалаштырылачак. Программа кысаларында өч ел эчендә Татарстанда республиканың барлык районнарында һәм шәһәрләрендә күпфатирлы йортларның ишегалды киңлекләрен ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Программаны тормышка ашыру өчен 50 млрд. сум бүлеп биреләчәк, шул исәптән республиканың нефть компанияләре керемнәреннән. Программаны гамәлгә ашыру 2020 елда башлана.Бүгенге сораштыру өчен анкеталарны күп кенә татарстанлылар алдан ук алды. Соңгы атнада аларны сайлаулар алдыннан фатирлар буенча тараттылар. Сораштыруда катнашучылар тутырылган анкеталарны участокларда волонтерларга бирәләр яки участок сайлау комиссиясе янындагы махсус тартмаларга җибәрәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International