Татарстанда идарәче оешмалар рейтингын төзиячәкләр

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге» КБП күпфатирлы йортлар белән идарә итү эшчәнлегенең сыйфатын арттыру, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең яшәү шартларыннан канәгать булу һәм уңайлылыгын арттыру өчен 2019 елның 15 октябреннән «Татарстан Республикасының күпфатирлы йортларында идарәче оешмалар рейтингы» республика конкурсының пилот проектын эшләтеп җибәрде. Республика конкурсының пилот проектында катнашу өчен гаризалар агымдагы айның 15 нче числосыннан алып киләсе айның 15 нче числосына кадәр ай саен кабул ителә. Алынган материалны эшкәртү һәм сынау проектына йомгак ясау гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң 30 көн эчендә үткәреләчәк. Нәтиҗәләр ясау беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан имзалана. Конкурсның Нигезләмәсе һәм «Татарстан Республикасы күпфатирлы йортларындагы идарә оешмалары рейтингы» буенча башка документлар белән сылтама буенча танышырга мөмкин http://obcontrolrt.ru/index.php/rejting-uk.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International