Рөстәм Миңнеханов Казандагы «СОлНЦе» мәктәбенең яңа янкормасын карады

2019 елның 7 декабре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендә «СОлНЦе» махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге бинасының яңа төзелгән янкормасын карады.

Быел яз бинаның яңа блогын төзи башлаган иделәр. Апрель аенда Татарстан Президенты Казанның тарихи үзәгендәге мәктәп-интернатны караганнан соң, яңа мәктәп блогын төзи башладылар. «СОлНЦе» директоры Павел Шмаков белем бирү оешмасына спорт залы һәм ашханә мәйданчыклары кирәк булуы турында сөйләде. Рөстәм Миңнеханов уку йорты эшчәнлеген уңай бәяләде һәм проектны контрольгә алырга кушты.

Ярты елда биш катлы янкорма төзелгән, шул исәптән цоколь, гомуми мәйданы 2,5 мең кв. метр. Анда гардероб һәм техник бүлмәләр урнашкан, беренче катта — вестибюль, холл, 84 урынлы төшке аш залы, аш бүлмәсе, бәдрәф һәм медпункт, икенче һәм өченче катларда — аудиторияләр, лаборант, хезмәт бүлмәләре, ә дүртенче катта — терраса һәм музыка белән шөгыльләнү залы.

Яңа блок төзү аудитория һәм, тулаем алганда, укыту процессын оештыру өчен мәйдан җитмәү мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге бирә. Барлык эшләргә республика бюджетыннан 174 млн сум акча бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International