Аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерә торган “Аммоний” ААҖ Комплексы төзелешендә субай сугу буенча эшләр тәмамланды

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Булачак заводның барлык объектларында субай сугу буенча эшләр тәмамланды. Сугылган субайның гомуми саны – 2658 данә.

 CNCEC (Кытай) генподрядлы оешма җаваплылыгында булган зонадагы 59 объектта, шулар арасыннан 22 объект – технологик эстакадалар, шул исәптән җир астыннан үткәрә торган труба объектларында эшләр бара. Нигездә корылма һәм эстакадаларның фундаментларын бетонлау һәм күмеп тигезләү буеча эшләр эшләнә. Барысы бергә 11900 м3 монолит бетон җәелгән һәм 145 мең куб метрдан артык мәйдан күмеп тигезләнелгән.

Төрле диаметрлы 8353 п.м. җир астыннан үткәрә торган труба монтажланган, 90% артык участокта гидравлик сынап карау үткәрелгән.

Мәйданга 1700 дән артык металлоконструкциясе кертелгән. Шуларның 1350 тоннасын “Ак Барс Металл” ҖЧҖ тарафыннан кертелгән. Ике эстакаданың металлоконструкциясе монтажлана.

“НИИК” ААҖ ( Дзержинск шәһәре) Россия генподрядлы оешма җаваплылыгында булган зонадагы 25 объектта эшләр бара һәм Яр Чаллы шәһәренең “Иншаат” МПО ЯАҖ көче белән, чит ил подрячысы зонасында, җир астыннан үткәрә торган трубалар урнаштырыла.

“Камгэсэнергострой” ААҖ 92/01 корылмасы – карбамид складының фундаментын салу белән шөгыльләнә. 1654 куб метр бетон салынган.

 Периметраль яктырту буеча эшләр тәмамланган. “ПЭС” ҖЧҖ вакытлыча элект белән тәэмин ителгән.

Төзелештә В1 һәм В7 су белән тәэмин итә торган мәйданнан читтә булган челтәрләрне урнаштыру буенча эшләр бара. “Татгазинвест” ИХК тарафыннан 630 мм диаметрлы 9000 п.м. һәм 160 мм диаметрлы 8100 п.м. труба эретеп ябыштырылган һәм җәелгән.

Булачак заводны технологик җиһазлар белән тәэмин итү дәвам ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International