Татарстан Республикасында 730,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов төзелештә хезмәтне саклау өлкәсендәге вәзгыять турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры хәбәр иткәнчә, төзелештә хезмәтне саклау буенча контроль-күзәтчелек органнары төзелеп килүче объектларны тикшерүне дәвам итәләр. 2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 162 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 530 мең сумлык 22 карар чыгарылган.   

Фәрит Хәнифов шулай ук ассызыклаганча, төзелештәге барлык бәхетсезлек очракларының 80%ы – биеклектән егылып төшү. Ул бу фактка аерым игътибар бирергә өндәде.

Торак төзелеше программалары буенча – социаль ипотека, инвестицион күп фатирлы торак төзелеше, аз катлы торак төзелеше буенча 2020 елның 13 мартына республикада 730,9 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ТР ДТФ) 2020 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча –мәйданы 20,5 мең кв. метр булган 363 фатирлык 11 торак йорт буенча статистика органнарына хисаплар тапшырылган.

Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча бүгенгә 97,1 мең  кв. м мәйданда 36 объект әзер диярлек; 94,0 мең кв. м мәйданда 50 объект – уртача әзерлектә; 62,0 мең кв. м мәйданда 33 объектта эшләр күп әлле. Бер атна эчендә 18,5 мең кв. м мәйданда 4 объект уртача әзерлеккә күчерелгән. Инвестицион программа буенча 119 объект әзер диярлек

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 1 млн 317,2 мең кв. м мәйданда 177 күп фатирлы йортны эксплуатациягә кертү каралган. Бүгенгә 340,3 мең кв. м мәйданда 44 йорт файдалануга тапшырылган, бу –  планның 25,8%ы. Бер атна эчендә 40,5 мең кв.метр мәйданда 1 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган.

2020 елда файдалануга тапшырылачак 68 объект әзер диярлек (70%-100%), уртача әзерлектә  (30%-70%) - 56 йорт; 9 йортта эшләр күп әле.

2020 елда индивидуаль торак төзелеше буенча 1 млн 388 мең кв. м мәйданда 10 мең 680 йорт төзү планлаштырыла. 13 мартка 370 мең кв. м мәйданда 2846 индивидуаль торак йорт файдалануга тапшырылган.

Фәрит Хәнифов искәрткәнчә, 12 мартта Россия Дәүләт Советының Торак базарын үстерү буенча эш төркеме утырышы узган, анда «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проекты төп тема булган.

Гражданнарга торак төзелешендә дәүләт ярдәме күрсәтү программасы буенча 1 млрд 193,4 млн сум күләмендә 728 гаиләнең торак шартларын яхшырту карала.

2020 елда барлыгы 600е ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны, шулар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү планлаштырыла; 58 торак урынына хокукка бердәнбер гариза бирүче белән контракт төзү тәмамлану алдында тора. Моннан тыш, 4 мартта ятим балаларга 291 торак урынына икенче дәүләт контракты хокукына электрон формада аукцион игълан ителгән.

2020 елның 14 мартына 46 күп балалы гаиләнең 32сенә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

12 муниципаль берәмлектә 47 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан муниципаль берәмлекләр белән финанслашу турында килешүләр төзү эше тәмамланган.  

Моннан тыш, 35 мәҗбүри күченүче, Ерак Төньяктан күченүче һәм чернобыльчене торак белән тәэмин итү кысаларында 12 сертификат гамәлгә ашырылган, шулардан 5 чернобыльче, 5 мәҗбүри күченүче, 2 Ерак Төньяктан күченүче торак белән тәэмин ителәчәк.

Киңәшмәдә «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2020 елга программа кысаларында регламент имзаланган, башка документлар да расланган. Республикада ремонтланачак ишегаллары (1800нән артык) исемлеге төзелгән, шулардан 432 ишегалды беренче чиртатта төзекләндереләчәк.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International