ТР Төзелеш министрлыгы: төзелеш мәйданнарында барлык эшчеләрне көн саен тикшерәчәкләр

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Мониторинг барышында хезмәткәрләрнең температурасын тикшерәчәкләр һәм аларның туганнары сәламәтлек торышы һәм килгән кешеләр белән элемтәләре турында сорашачаклар. Республиканың төзелеш мәйданнарында эшчеләрне көн саен коронавирус йогышы симптомнары булмау-булмауга тикшерү планлаштырыла. «Төзелеш мәйданнарына килүче эшчеләргә көн саен мониторинг үткәрергә тәкъдим ителә", - дип билгеләп үтте министр.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, төзелеш мәйданнарында һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә санитар-эпидемиологик нормаларны үтәүне контрольдә тоту чараларын оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, эшчеләрне югары температура һәм авыруның симптомнары булмавына тикшерәчәкләр, аларның гаилә әгъзаларының сәламәтлеге, шулай ук башка шәһәрләрдән кайткан гражданнар белән контактлар турында сораячаклар.

Хәнифов билгеләп үткәнчә, республиканың кайбер төзелеш мәйданчыкларында эшчеләрнең агымы күзәтелә. Әйтик, 70 төзүче буенча 183 объектта эшчеләр саны 841 кешегә кимегән. Бу хәлне ТР Төзелеш министрлыгы контрольгә алды һәм көн саен күзәтеп торачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International