Салават Күперендә Казанның иң зур поликлиникасы төзелә

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Медицина учреждениесе төзелешен Шәһәр көненә тәмамларга ниятлиләр, эш барышын ТР башкаласы мэры Илсур Метшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков тикшерде. Объект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелә.

 

Салават Күперендә поликлиника төзелеше тулы көченә бара, ул Казанда беренчел буынның иң эре медицина учреждениесе булачак. Ул микрорайонның үзендә генә түгел, ә якын территорияләрдә дә беркетелгән халык арасыннан 60 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк.

 

Алдагы 10 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы медицина учреждениеләре төзү буенча лидер булып кала – 16 поликлиника һәм биш хастаханә һәм башка социаль объектлар төзелде, дип билгеләп үтте мэр.

 

Узган елны гына да шәһәрдә 1 миллион 300 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Салават Күпере дә калышмый: яңа йортлар, мәгариф учреждениеләре барлыкка килә, ә 2022 елда исә парк та ачылды. Тиздән Салават Күперендә шәһәрнең иң зур сырхауханәсе ачылачак. Объектны Шәһәр көненә тапшырырга өметләнәбез. Финанслау әлегә җитеп бетми, тик бу мәсьәлә тиздән хәл ителәчәк.

 

10,6 мең кв. м мәйданлы өч катлы бина өлкәннәр һәм балалар поликлиникасын, профилактик тикшерү бүлеген, хатын-кызлар консультациясен, травматология пунктын, инфекция бүлеген һәм ашыгыч ярдәм станциясе филиалын үз эченә алачак, анда биш бригада эшләячәк. Сырхауханәдә шулай ук ике көндезге стационар – өлкәннәр һәм балалар стационары урнашачак.

 

Бүгенге көндә төзелеш эшләре 53% ка башкарылган. Бинаның конструктивы тулысынча төзелгән, стеналар һәм бүлгеләр кирпечтән салынган, түбәсе монтажланган. Булачак поликлиника бинасында хәзер бизәү эшләре алып барыла, инженерлык коммуникацияләре һәм тәрәзә блоклары монтажлана.

 

«Татинвестгражданпроект» генераль директоры урынбасары, баш архитектор Елена Вәлиева (оешма поликлиника проектын әзерләгән) мэрга биналарны бизәү концепциясен тәкъдим итте. Интерьер Яшел төсмерләрдә башкарылачак һәм «кеше – экосистеманың өлеше» темасына багышланачак. Балалар бүлегендә диварларны әкиятләр мотивлары буенча бизиячәкләр, бизибордлар урнаштырачаклар, йомшак келәм җәячәкләр. Өлкәннәр блогында интерактив платалар барлыкка киләчәк, алар ярдәмендә табибларның киңәшләре белән танышырга мөмкин булачак моның өчен qr – кодны сканерлау кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International