ТР Төзелеш министрлыгы вәкилләре коррупциягә каршы семинарда катнашты

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча практик семинарда катнашты.

 

Семинар эшен коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Шрша ачты, ул үз докладында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү тәртибен көйли торган законнардагы үзгәрешләрне, коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре буенча аналитик эшне гамәлгә ашыру мәсьәләләрен, шулай ук хокукый агарту һәм коррупциягә каршы эшнең төп юнәлешләрен яктыртты.

 

Коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Мугинов семинарда катнашучыларга керемнәр турындагы мәгълүматны анализлаганда «Посейдон» системасын куллану турында мәгълүмат җиткерде.

 

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе куркынычсызлык бүлеге башлыгы Руслан Садретдинов Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең мәгълүмат ресурсларыннан файдаланып керемнәр турындагы белешмәне тутыру өчен кирәкле мәгълүмат алу тәртибе турында аңлатмалар бирде.

 

2023 елда коррупциягә каршы тору турындагы, дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт турындагы законнарның үтәлешен прокурор күзәтчелеге практикасы белән семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтьҗанов таныштырды.

 

Докладчыларның чыгышлары тыңлаучылар тарафыннан зур кызыксыну уятты, аларга коррупциячел хокук бозуларны профилактикалауның аерым юнәлешләре буенча сораулар бирелде: керемнәр турында мәгълүмат бирү, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары рәсми сайтларының тиешле бүлекләрендә коррупциягә каршы тору турында мәгълүмат урнаштыру һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International